news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Байлар Сабасында яшәүче 23 бабасының исемен ачыклауга ирешкән

Байлар Сабасында яшәүче 23 бабасының исемен ачыклауга ирешкән
Фото: http://saby-rt.ru

Байлар Сабасында яшәүче Равил абый Гомәров тамырларын барлауга, нәсел чылбырын өйрәнүгә зур әһәмият биргән шәхесләрнең берсе. Ул күп еллар буе эзләнүләр алып барып 23 бабасының исемен ачыклауга ирешкән. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Равил Габдулла улы Гомәров 1939 елда Байлар Сабасында туган. Әти-әнисе ягыннан икесенең дә тамырлары Сабадан булуына аның ныклы нигезе бар.

«1678 елдагы язуда мин үземнең ерак бабамны таптым. Шуңа нигезләнеп без Сабалар дип атыйм. Әтием башта армиягә китә, аннан сугышка алалар. Ул шуннан әйләнеп кайтмады. Мин әтидән 6 айлык булып калганмын. Әтинең: «Мин кайтканчы сөйләшергә өйрәнеп тор!» дигән әмере белән үскән бала мин», – дип сөйли Равил абый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100