news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Байлар Сабасында «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясе була

21-22 октябрьдә Татарстан Республикасы Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә заманамедицинасында профилактика һәм терапия роленә багышланган «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, акустик күренешләрнең кеше сәламәтлегенә йогынтысы, кеше тормышындагы суның әһәмияте, кеше организмын антиоксидантлардан арындыру һәм психологик тотрыклылыкны торгызу механизмнары, шифаханәләрнең кешеләрнең сәламәтлеген профилактикалауда һәм торгызуда роле турында чыгыш булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot