news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Байлар Сабасында фиджитал спорт буенча ярышлар башланды

Бүген Байлар Сабасында Саба урта мәктәбе базасында фиджитал спорт буенча ярышлар башланып китте. Бу әле беренче уеннар. Нәкъ менә Сабадан муниципаль турнирлар сериясе башлана. Бу турыда «Саба дулкыннары» хәбәр итә.

Фиджитал - Татарстанда фиджитал спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән төбәк проекты. Ул Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан оештырыла.

Бүген ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин үзе дә катнашты.

Катнашучылар сафында бер мең кеше. Алар барысы да Саба районы мәктәпләре укучылары һәм яшьләре. Ярышлар 4 дисциплинада үтә. Һәм һәрберсе башта цифрлы, аннары физик өлешләрдән тора.

Фиджитал – футбол, фиджитал-баскетбол, фиджитал-картинг, фиджитал-бердәм көрәш. Саба башлангычы киләчәктә Татарстанның башка муниципаль районнарында да активлашачак, дип ышандыра оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100