news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Байлар Сабасында Әмәнде чишмәсе төзекләндерелде

Байлар Сабасында Әмәнде чишмәсе  төзекләндерелде
"Саба таңнары"

Байлар Сабасының Овражный тыкрыгындагы чишмәдә төзекләндерү эшләре тәмамланды. Ул халык телендә Әмәнде чишмәсе дип йөртелә.

Ул «Ямьле Саба» яр буе зонасының быел төзекләндерелгән өлешендә урнашкан. Биредә «ПМК-Мелиорация» хезмәткәрләре тарафыннан күләмле эш алып барылды. Проект буенча, чишмәгә төшү юлына баскыч ясалды, тыкрыкка вак таш түшәлде, күперчек ясалды. Бу турыда «Саба таңнары» хәбәр итә.

«Чишмә бистәбезнең халык теләп килә торган иң матур урыннарының берсенә әйләнер дип уйлыйбыз», диелгән хәбәрдә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot