news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Байкал аръягында тугыз пассажир утырган вездеход күлгә төшеп киткән, үлүчеләр бар

Байкал аръягы краеның Каларский округында тугыз кеше утырган вездеход күлгә төшеп киткән. Якынча мәгълүматлар нигезендә, биш пассажир һәлак булган. Бу хакта округ башлыгы Владимир Устюжанинга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Вездеход күлгә төшеп китеп баткан. Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтеннән шалтырату булды. Дүрт кеше исән калган, бишесе батып үлгән – бу якынча мәгълүматлар», – дип хәбәр итте Устюжанин.

Ул шулай ук подряд оешмасы – «Икабья» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәлакәт урынына үзенең вәкилләрен җибәргән, дип билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot