Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Байкал аръягында Ан-2 самолеты җиргә каты төшеп утырган – 10 кеше зыян күргән
Байкал аръягы краеның Чита районында ДОСААФ карамагындагы Ан-2 самолеты очып киткәннән соң, 16 минут узгач, җиргә каты төшеп утырган. Һава судносы «Топограф» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте тирәсендә төшкән. Бортта 10 парашютчы һәм бер экипаж әгъзасы булган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Байкал аръягы губернаторы Александр Осипов мәгълүматлары буенча, тугыз зыян күрүче крайның клиник хастаханәсенә китерелгән, берсе урында ярдәм алган һәм госпитализациядән баш тарткан. Барлык пассажирлар да профессиональ спортчылар, аларның иң өлкәненә — 68 яшь. Гомерләренә куркыныч янамый, барысына да медицина ярдәме күрсәтелгән.
Элегрәк Байкал аръягы крае Сәламәтлек саклау министрлыгы Ан-2 самолетының җиргә каты төшеп утыруы вакытында 10 зыян күрүче турында хәбәр иткән иде. Хәзер аларның өчесе авыр хәлдә, дип яза ТАСС.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз