news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Байкал аръягы мөселманнары яңгыр сорап дога кылачак

Байкал аръягы краенда 500 мең гектардан артык мәйданда 40 урман янгыны таралган. Бурятиядә 22 актив янгын күзәтелә. Җомга көнне бөтен Байкал аръягы мөселманнары яңгыр сорап дога кылачак. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Җомга көнне, 16 майда, Чита Җәмигъ мәчетендә һәм шулай ук Байкал аръягы краеның барлык мәчетләрендә мөселманнарның Диния нәзарәте инициативасы белән яңгыр сорап дога кылыначак. Шулай ук җомга намазыннан соң да яңгыр турында дога укыла», – дип мөрәҗәгать итте төбәкнең имам-мөхтәсибе Алмаз Сәлахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100