news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бай Хәйруллинның «Колачыдан сәлам» фильмы беренче тамашачыларга күрсәтелде

Бай Хәйруллинның «Колачыдан сәлам» фильмы беренче тамашачыларга күрсәтелде
Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Кинорежиссер Бай Хәйруллин һәм продюсер Мира Рәхмәт «Колачыдан сәлам» кыска метражлы фильмны Иске татар бистәсендәге Каюм Насыйри урамында урнашкан тирмәдә «Кино кичәсе» программасы кысаларында күрсәттеләр.

«Колачыдан сәлам» кыска метражлы фильмы – «Казан җөе» документаль фильмының нәфис фильм өлеше, ләкин документаль өлешнең күләме зур булганга, алар аны аерым фильм итеп аерып чыгарырга карар иткәннәр.

«Без башта нәфис-документаль фильм төшерергә карар иткән идек, чөнки тарихи өлеш күңелсез булыр, дидек. Шуңа күрә заманча геройлар белән нәфис фильм өлешен төшерергә уйладык. Бүгенге геройлар аша тарихны күрсәтмәкче идек», – диде фильмның продюсеры, «Кул эше» татар традицион һөнәрчелеге мәктәбен гамәлгә куючы Мира Рәхмәт.

«Татнефть»нең хәйрия фонды грантына ия булдык. Без төшереп, монтажлап, беренче фокус-төркемне җыйдык. Аның артык тыгыз икәнен үзебез дә күргән идек инде: тарихи контекстка заманча күренешләр кушылып, тарихи кыйммәтне югалта кебек. Шуңа да без аларны ике фильм итеп аерырга булдык», – дип дәвам итте ул.

«Документаль кинога беренче адымым Биләр турында фильм булды. Аны хәзер интернет челтәрендә түләүсез карап була. Мин фильм проекты сайлаганда теманы горурлык та, сәяхәт тә булсын дип сайлыйм. Шул теләк белән Арча музеена кайттым», – ди фильм тарихын сөйләде режиссер Бай Хәйруллин.

«Колачыдан сәлам» кыска метражлы нәфис фильмы Казанда, Арчада һәм Арча милли аяк киемнәре фабрикасының филиалы булган Колачы авылында төшерелгән. Төп рольләрдә – Тинчурин театры артисты Әдилә Хәсәнова һәм Буа театры артисты Ирек Гайнетдинов.

«Фильм сюжеты буенча безнең геройлар яңа аяк киеме коллекциясе ясарга тиеш иде. Андый аяк киемен кибеттән сатып алып булмый. Безгә бер оста 10 пар аяк киеме ясады», – дип аңлатты режиссер.

«Иң мөһиме – фильмның нәтиҗәсе буларак, каюлы күн белән эшләнгән аяк киеме коллекциясе барлыкка килә. Без ир-ат аяк киеме ясадык, ул монохром төстә эшләнде», – дип кушылды Мира Рәхмәт.

Тамашачылар арасында фильмда төшүче артистлар, Колачы авылы кешеләре, каюлы күн темасы белән кызыксынучылар бар иде.

Ике өлештән торган фильмның төп өлеше – «Казан җөе» документаль фильмы Казан халыкара «Алтын минбәр» фестиваленең «Документаль фильмнар» номинациясендә төп программага кергән. Бу фильм әлеге номинациядә бердәнбер Татарстан киносы.

Авторлар фильмны Арча районының Колачы авылында да күрсәтергә җыеналар.

news_right_1
news_right_2
news_bot