news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бай Хәйруллинның «Биләр. Мирас хәзинәсе» фильмы бөтенроссия бәйгесендә җиңгән

Бай Хәйруллинның «Биләр. Мирас хәзинәсе» фильмы бөтенроссия бәйгесендә җиңгән
фильмнан скриншот

Татар кинорежиссёры Бай Хәйруллинның «Биләр. Мирас хәзинәсе» документаль фильмы «МЫ» милли видеороликлар бөтенроссия конкурсында җиңеп чыккан.

«18-20 ноябрьдә Төмән шәһәрендә «МЫ» этнофорумы узды һәм аның кысаларында милли видеороликлар бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Татарстаннан әлеге конкурста Бай Хәйруллинның «Биләр. Мирас хәзинәсе» документаль фильмы катнашты», - дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

«Биләр. Мирас хәзинәсе» «Документаль фильмнар» номинациясендә «Профессионаллар» категориясендә катнашып I урын алган. Фильмның режиссёры Бай Хәйруллин милләтара бердәмлек һәм Россия Федерациясе халыкларының гражданлык үзтәңгәллеге темасын яктыртуы өчен Рәхмәт хаты һәм диплом белән бүләкләнгән.

  • «МЫ» милли видеороликлар бөтенроссия конкурсы Россия халыкларының милләтара татулыгын ныгыту максатларында үткәрелә. Ул милли-мәдәни үсеш инструменты булып санала.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100