news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Үз телем» бәйгесенә гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә

«Үз телем» бәйгесенә гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитет аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Айсылу Лерон искәртте.

«Идел буе халыкларының 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләренә катнашырга мөмкинлек бар. Рус, башкорт, удмурт, мордва, чуваш, марилар катнаша ала. Алар үз телләрен үстерүгә багышланган проектларын тәкъдим итеп, жюри каршында якларга тиеш була. Әгәр алар яхшы дип табылса, финанслау булачак. Ел ахырына кадәр җиңүчеләр проектны тормышка ашыру мөмкинлегенә ия», – диде ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат очрашуында.

«Үз телем» бәйгесендә катнашу өчен 30 июньгә кадәр yztelem@gmail.com электрон адресына гариза юлларга кирәк. Гаризада шәхси мәгълүматлар, уку/эш урыны, проектның тасфирламасы һәм якынча сметасы күрсәтелергә тиеш. Бәйгенең тулы шартлары һәм нигезләмәсе белән Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегенең https://vk.com/millikznru рәсми төркемендә танышырга була.

2026 елда бәйгенең гомуми приз фонды – 5 миллион сум.

Катнашучыларга туган телләрне өйрәнүгә һәм милли мәдәниятләрне үстерүгә юнәлдерелгән заманча һәм үзенчәлекле проектлар эшләргә тәкъдим ителә. Болар кызыклы китаплар, комикслар, мобиль кушымталар, подкастлар, видеопроектлар, спектакльләр, музыкаль тәкъдимнәр һәм башка форматлар булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot