Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бахрейн шәехе Мурейхи Татарстан имамнарына дәрес бирде
Кама Тамагы мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 2017 ел хисабына багышланган чаралар дәвам итә.
(Казан, 22 февраль, "Татар-информ"). Кама Тамагы мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 2017 ел хисабына багышланган Пленум кысаларында Бахрейн шәехе Мурейхи Татарстан имамнарына дәрес бирде. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Татарстан имамнары өчен дәресләр һәм ачык лекцияләр башланып китте. Дин әһелләре Голамәләр шурасының җаваплы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиевтан никах һәм талак мәсьәләләре буенча бәхәсле сорауларга җаваплар алды. Үз дәресен шулай ук Бахрейннан килгән югары шәригать суды рәисе Ибраһим әл-Мурейхи да бирде. Ул имамнарга дини мирасны өйрәнү, чыганаклар белән эшләү турында сөйләде", - дип язылган әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз