news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бахрейн короле мөфти шәех Равил Гайнетдинга рәхмәт белдерде

Россия мөфтие Бахрейн корольлеген милли бәйрәмнәре белән котлаган иде.

Бахрейн короле мөфти шәех Равил Гайнетдинга рәхмәт белдерде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 9 гынвар, “Татар-информ”). Бахрейн короле мөфти шәех Равил Гайнетдинга рәхмәт белдерде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.

Россия мөфтиләр Шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Бахрейн корольлеген милли бәйрәмнәре һәм корольнең патшалык итә башлавына 18 ел тулган дата белән котлаган иде. Моңа җавап йөзеннән Бахрейн короле Хамад бин Иса Аль Халифадан рәхмәт телеграммасы юллаган. Телеграммада мөфти шейх Равил Гайнетдинга ихтирам белдерелгән.

“Сезнең котлавыгызны югары бәялибез. Матур теләкләрегез өчен рәхмәт. Аллаһыдан Сезгә бәхет, сәламәтлек, ә бөтен дөнья мөселманнарына дан һәм шөһрәт сорыйбыз. Иң якты теләкләр һәм олы хөрмәт белән Бахрейн короле Хамад бин Иса Аль Халифа”, - диелгән Бахрейн корольлегеннән килгән рәхмәт телеграммасында.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot