Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бәһрәйннең 2022 елгы Галәм гүзәле KazanForum икътисади форумының модераторы булачак
Россия, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан, Бәһрәйн, Сербия, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан һ.б. илләрнең танылган эшкуарлары һәм хатын-кыз экспертлары «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» Россия һәм Ислам хезмәттәшлек оешмасы Халыкара икътисади форумы дискуссияләрендә катнашырга теләк белдерде.
Бәһрәйннең 2022 елгы Галәм гүзәле Эвлин Абдулла-Хәлифә шәригать стандартлары буенча матурлык индустриясен үстерү турындагы трекның үзәк дискуссиясе модераторы булачак. Косметика сәнәгате, матурлык һәм сәламәтлек хезмәтләре хәләл-юнәлештә үсеш кичерә. Хәләл стандартлары буенча сертификатлаштырылган үз-үзеңне карау-тәрбияләү чаралары арта, матурлык салоннары һәм медицина клиникаларында хәләл-хезмәтләр барлыкка килә. Хәләл мейкап-индустриядә нинди трендлар формалашкан? Хәләл-фитнес нәрсә ул? Мөселман хатын-кызларының ялын ничек дөрес оештырырга? Хәләл-медицинаны үстерүнең нинди перспективалары бар? Бәһрәйн гүзәле форумда әлеге һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышырга тәкъдим итәчәк.
Трекның «Хатын-кыз эшкуар: гаилә һәм бизнес» дигән икенче бер төп дискуссиясендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Хатын-кыз эшкуарлар советы Президенты Фәридә Әл-Авадхи һәм «Wildberries» компаниясе генераль директоры Татьяна Бакальчук кебек танылган хатын-кыз спикерлар үзәктә булачак.
«Бүгенге шартларда җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә Россия һәм ислам илләре хатын-кызлары арасындагы халыкара хезмәттәшлекне үстерү аеруча мөһим», - дип искәртте Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз