news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәһрәйн тышкы эшләр министры БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде

Бәһрәйн тышкы эшләр министры БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Казанга Бәһрәйн тышкы эшләр министры Абдуллатиф бән Рәшид әл-Заяни килде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан халыкара аэропортында дипломатны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды, дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.

Бәһрәйн саммитка чакыруны монархиянең Гарәп дәүләтләре лигасында рәислеге кысаларында кабул итте, чөнки корольлек «әлегә БРИКС берләшмәсе әгъзасы булган ил түгел». Бу хакта элегрәк ТАССта матбугат конференциясендә Бәһрәйннең Мәскәүдәге илчесе Әхмәт әс-Саати белдерде.

Исәп буенча уналтынчы тапкыр үткәрелә торган БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. Кичә әлеге чарада катнашу өчен ТР башкаласына Куба, Боливия, Никарагуа, Монголия һәм БРИКС составына кермәгән башка дәүләтләр вәкилләре килде. Бүген Казанга Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре лидерлары да килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100