news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәһрәйн Корольлеге вәкиле: Россиягә килүчеләр ислам дине таралуын горурланып күзәтә

«Без исламның гасырлар дәвамында бөтен дөнья буенча киң таралуын, мөселманнар белән дуслык мөнәсәбәтләрен урнашуын шатланып күзәтәбез», - диде Абдрахман Мөхәммәд Рашед Әлхалифа.

Бәһрәйн Корольлегенең Ислам мәсьәләләре буенча югары совет рәисе Шейх Абдрахман Мөхәммәд Рашед Әлхалифа бу көннәрдә Россиягә килгән кеше ислам диненең таралуын горурлык һәм соклану хисе белән күзәтә дип саный.

«Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы безнең хәтеребездә 14 гасырдан артык элек әйтелгән Аллаһ илчесе сүзләрен яңарта. Мөхәммәд (с.г.в.) ислам дине, көн һәм төн кебек, бөтен җирдә кеше тормышында алыштыргысыз юлдаш булыр, дигән. Бу изге хәдиснең тормышка ашканын күрәбез», - диде «Kazansummit 2022» XIII халыкара икътисади саммитының пленар форумында.

Шейх X – XIII гасырларда Идел елгасы буенда дәүләт төзегән Идел буе Болгар халкы Россия белән ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур өлеш керткәнен билгеләп үтте.

«Минем илем – Бәһрәйн Корольлеге 630 елда шулай ук ирекле рәвештә ислам динен кабул иткән. Шул көннән башлап без исламның гасырлар дәвамында бөтен дөнья буенча киң таралуын һәм халыклар аны мәҗбүриләп кабул итмәвен, мөселманнар белән дуслык мөнәсәбәтләрен урнашуын шатланып күзәтәбез», - диде Абдрахман Мөхәммәд Рашед Әлхалифа.

Аның фикеренчә, дустанә мөнәсәбәтләр урнашуга Гарәбстан ярымутравында яшәүчеләрнең һәм дөньяның башка халыклары арасында барган сәүдә алмашуы да ярдәм иткән. «Бу тарихи фактлар халык күңелендә динебезнең югары кыйммәтләрен ныгытуга ярдәм итә. Аллаһ илчесе кешеләргә югары әхлак, игелеклелек кыйммәтләрен биргән, дөньяга рәхим-шәфкать, яктылык китергән камил кеше үрнәге булып тора», - диде ул.

«Мөселманнар югары әхлакый кыйммәтләрне кабул итеп, буыннан-буынга игелекле эшләрне арттыруларын дәвам итәләр», - диде Бәһрәйн Корольлеге вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100