Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Баһаветдинов Республика клиник хастаханәсе баш табибы вазифасын башкаручы итеп билгеләнде
Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин рәсми рәвештә Айдар Баһаветдиновның Республика клиник хастаханәсе баш табибы итеп билгеләнүен игълан итте.
«Татар-информ» агентлыгы элеккеге баш табиб Рафаэль Шәвәлиевнең Мәскәүгә эшкә күчәчәге хакында хәбәр иткән иде. РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко аны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Балаларга медицина ярдәме күрсәтү, бала табучыларга булышу һәм иҗтимагый сәламәтлек департаменты директоры вазифасына чакырган.
«Безнең җитәкчебезгә зур ышаныч күрсәтелде һәм аның алдына җитди бурычлар куелды. Россия сәламәтлек саклау тармагында алга таба башкарасы эшләр бик күп», - дип белдерделәр Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә.
Айдар Баһаветдинов 2015-2018 елларда Иннополис Медицина үзәген җитәкләде. 2018 елдан Республика клиник хастаханәсе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары вазифасын биләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз