news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Багыш авылында сугыш ветераны Ислам Насыйбуллин яшәгән урамга истәлек тактасы куелды

Әлеге чарада Дан орденнарының тулы кавалеры Ислам Насыйбуллинның кызы Илсөяр Әхмәтҗанова да катнашкан.

Багыш авылында сугыш ветераны Ислам Насыйбуллин яшәгән урамга истәлек тактасы куелды
Азат Мөхәммәтҗанов фотолары

 (Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Апас районы Багыш авылында Дан орденнарының тулы кавалеры Ислам Насыйбуллин яшәгән урамга истәлек тактасы куелды.

«Әлеге истәлекле такталар Ислам абыйның бакыйлыкка күчкәненә 40 ел булуны искә алып һәм Җиңү көннәрен якынайтып куелды. Бу чарада Ислам Насыйбуллинның бердәнбер кызы Илсөяр Әхмәтҗанова да катнашты», — дип хәбәр итте журналист Азат Мөхәммәтҗанов.

Истәлек тактасын куюны Багыш авылы клубы мөдире Сания Вафина һәм Илсөяр Әхмәтҗанова оештырган. Монда Дан орденнарының тулы кавалеры Ислам Насыйбуллин исемен йөрткән Чирмешән авылының төп белем бирү мәктәбе укучылары да катнашкан.

«Авылыбызның олы буын вәкилләре, мәчет картлары Ислам абый нигезендә аның рухына багышлап дога кылдылар», — ди Азат Мөхәммәтҗанов.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot