news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Багратионовск шәһәрендә патриот шагыйрь Фатих Кәримне искә алдылар

Васил Шәйхразыев Багратионовск Төбәк тарихы музеена Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән китаплар бүләк итте.

Багратионовск шәһәрендә патриот шагыйрь Фатих Кәримне искә алдылар
tatar-congress.org

(Казан, 19 февраль, "Татар-информ"). Бүген Багратионовск шәһәренең хәрби мемориалында татар шагыйре Фатих Кәрим җирләнгән урында фронтовик шагыйрьне искә алу чарасы булды. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Делегация составында шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова да бар иде. Хәрби мемориалга керү юлында шәһәр кунакларын балалар һәм шәһәр округы администрациясе башлыгы Максим Азов каршы алды. Тантаналы митинг аның сәламләү сүзе белән башланып китте.

«Бүген без батыр шагыйребезне искә алырга җыелдык. Аңа сугыш афәтеннән котылырга берничә ай җитмәде. Безнең Фатих Кәримгә карата хөрмәтебез чиксез, без аның шигырьләрен яратып укыйбыз», — диде ул.

«Без Бөек җиңүнең безгә ничек авыр бирелгәнен беләбез. Күпме төзелми калган һәм җимерелгән гаиләләр, күпме югалтулар. 19 февраль безнең өчен истәлекле дата. Нәкъ менә бүген, бөек шагыйрь Фатих Кәримнең йөрәге тибүдән туктады. Без, биредә аңа карата булган шушы хөрмәт өчен, чын күңелдән шатланабыз», — диде Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм администрация башлыгына рәхмәт әйтте.

Шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова Багратионовск шәһәре белән ярты гасырлык дуслыгы булу турында сөйләде, биредә яшәүчеләргә һәм җитәкчелеккә әтисе – патриот шагыйрь Фатих Кәримгә булган игътибары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул киләчәк буынга дөрес тарихны тапшыруның мөһимлеген дә ассызыклады.

Татарстан кунаклары шәһәр округы башлыгы белән бергә Багратионовск Төбәк тарихы музеен, Фатих Кәримгә багышланган экспозицияне карады. Максим Азов Васил Шәйхразыевка Багратионовск балалары өчен Фатих Кәримгә багышланган конкурс оештырырга һәм җиңүчеләрне шагыйрьнең туган ягына алып барырга тәкъдим итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100