news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Багратион” тарихи реконструкцияләү түгәрәге ачылды

Максим Волков төрле әйберләрдән хәрби реквизитлар ясый

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ). Спас районының балалар-яшүсмерләр станциясе базасында “Багратион” тарихи реконструкцияләү түгәрәге ачылды. Аның эшенә Изге Аврамий чиркәвенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Максим Волков идарә итә.

Максим инде ун ел дәвамында төрле әйберләрдән хәрби реквизитлар ясый. Ул туплаган әйберләр арасында танклар, биналардан алып, амунициянең вак детальләренә кадәр бар. Катыргыдан ясалган кылыч күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Балалар түгәрәк дәресләрендә шуышырга, сикерергә, кылыч белән сугышырга да өйрәнә. Хәзер “Багратион” Берлин өчен барган сугышны реконструкцияләү өчен кирәкле әйберләр әзерли, дип белдерә “Яңа тормыш” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100