news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Багдадта теракт: 31 кеше һәлак булган

Тагын 70тән артыгы җәрәхәтләнгән.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Гыйрак башкаласы Багдадта шиитләр тантанасы вакытында террорчы шартлау оештырган, 31 кеше һәлак булган, тагын 70тән артыгы җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә "Газета.ру" Reutersка сылтама белән.

Шартлау шәһәрнең Шааб районында махсус оештырылган урында шиитларның дини йола башкарган вакытта булган. Мөселманнар Гыйрак башкаласының кеше күп йөри торган базарында җыелган булган, диелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot