news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баеш авылында узган Мәүлид ашына Тубыл, Төмән шәһәрләреннән кунаклар килгән

Баеш авылында узган Мәүлид ашына Тубыл, Төмән шәһәрләреннән кунаклар килгән
Фото: Төмәннең «Яңарыш» газетасы

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Фатыйх Гарифуллинның «Күрешүләрнең әһәмияте чиксез» дигән язмасы чыкты.

«Вагай районы, Баеш авылы мәчетендә Мәүлид ашы уздырылды. Бу авылнын зиратында 14 нче гасырда ерак Урта Азиядән, Бохара ханлыгыннан, Себер җирлегенә килгән 366 шәехнең берсе Хәким Ата күмелгән. Монда аның кабере сакланып калган. Авыл халкы, зур хөрмәт белдереп, бу дин әһелен зурлап, каберне матур койма белән әйләндереп алган. Һәр ел саен авыл мәчетендә безнең якларга хак динне - Ислам динен алып килгән шәехләр хөрмәтенә аш мәҗлесләре үткәрелә. Монда зур белгечләр, тарих галимнәре катнашып, җыелышта бик мөһим, кызыклы тарих битләрен ачыклыйлар.

Мондый җыелышлар, күрешүләр халкыбызның, динебезнең язмышын тирәннән белү өчен бик файдалы этәргеч булып тора. Бигрәк тә, яшьләр арасында хак динебезне һәм үзебезнең ана телебезне саклап калу өчен мондый күрешүләрнең әһәмияте әйтеп бетергесез.

Мәүлид ашына күрше авыллардан, районнардан, Тубыл, Төмән шәһәрләреннән кунаклар килгән.

2004-2005 елларда Баеш астанасы, башкалар белән Төмән гуманитар тикшеренүләр институты, тарихи һәйкәлләрне саклау комитеты һәм Төмән өлкәсе мәдәният депртаменты тарафыннан паспортлаштырылган, астана һәйкәл статусын алган.

Әлеге күрешү барышында өлкә татар газетасы – «Яңарыш»ка да басым ясалды. Аны яздыру, аңа язылу, аның халкыбыз өчен әһәмияте турында сүз алып барылды. Баеш авылында күпләр газетаны яратып укый һәм аңа языла. Башка авыллар өчен бу тәҗрибә сокланырлык үрнәк дип әйтер идем. Күпләр әлеге изге кичәгә газетадагы белдерүдән белеп килүләрен әйтеп, рәхмәт белдерде».

news_right_1
news_right_2
news_bot