news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бадминтончылар Кыш Бабай призына ия булды

«Батыр» спорткомплексында Кыш Бабай призына бадминтон буенча район беренчелегендә утыз кеше катнашты.

(Казан, 5 гыйнвар, "Татар-информ"). 2 гыйнвар көнне Актанышта «Батыр» спорткомплексында Кыш Бабай призына бадминтон буенча район беренчелеге узды. Җиңүчеләр Кыш Бабайдан бүләк алды. Бу турыда Актаныш районының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ярышта 30 уенчы катнашты.

Үз яшьтәшләре арасында Корбанов Каюм, Шәйдуллин Гадел, Шамсиев Ильмир, Шәрипова Мәрьям, Шәрипова Айзилә, Манихова Аделина, Хәбибуллин Ислам, Насриев Камил, Хөббетдинов Раил, Хафизова Нәфисә, Рәхимова Регина, Нурмиева Гүзәл, Рахманов Азамат, Шубин Тимур, Сергеев Альберт, Ханова Гөлназ, Шәрипов Раяз, Ситдиков Булат, Сәхәбиев Руслан, Хамматуллина Гүзәл җиңү яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100