news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бадминтон ярышлары буенча тукайлы Гриша Цыганков II урын алды

Ярышларда 11дән алып 19 яшькә кадәр булган 100 яшүсмер катнашты.

(Тукай ррайоны, 17 февраль, "Татар-информ", "Якты юл"). Актанышта бадминтон ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә сайлап алу туры үтте. Анда Актаныш, Алабуга, Түбән Кама, Тукай районнары, Яр Чаллы шәһәреннән 11дән алып 19 яшькә кадәр булган 100 яшүсмер катнашты, дип яза җирле басма.

Тукай районы данын Данил Әлмөхәммәтов, Дарья Беляева, Снежана Жданова, Ксения Жданова, Камилла Гатүпова, Олеся Скотникова, Гриша Цыганков, Ислам Ярмиев (тренерлары Людмила Овчинникова), шулай ук Артур Вәлиев, Маша Захарова, Әлмирә Нуриева, Сабина Сәфиуллина (тренерлары Валерий Фәйзуллин) яклап чыктылар. Бадминтон ярышларының шәхси беренчелегендә 15 яшькә кадәр булган спортчылар белән көч сынашып, Гриша Цыганков лаеклы II урынга чыкты. Ә калган яшүсмерләр иң яхшылар рәтендә калдылар, дип хәбәр итәләр район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot