news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бадминтон буенча ярышларда Лаеш спортчылары алтын медаль алды

Тренер Роман Джеджула җитәкчелегендәге Лаеш командасының 19 әгъзасы лаеклы чыгыш ясады.

(Лаеш, 18 февраль, "Татар-информ", "Кама ягы"). Татарстан Республикасы беренчелегенең (үзәк лига) зона этабында бадминтон буенча ярышларда Лаеш спортчылары алтын медаль алды, дип яза җирле басма.

Ярышлар Алексеевскида өч төркемгә бүлеп уздырылды: 2008 елда һәм аннан соң туганнар; 2004-2007; 2000-2003. Медальләр өчен 100 спортчы көрәште.

Тренер Роман Джеджула җитәкчелегендәге Лаеш командасының 19 әгъзасы лаеклы чыгыш ясады. Икенче төркемдә уйнаучы Комлы Кавал мәктәбе укучысы Елизавета Гусева 1 нче урынны яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot