Бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты старт ала
Ярыш нәтиҗәләре буенча бадминтончыларның республика рейтингы игълан ителәчәк
(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). 16-18 гыйнвар көннәрендә Казанның теннис академиясендә бадминтон буенча традицион Татарстан Республикасы чемпионаты узачак. Бу хакта ТР Бадминтон федерациясе хәбәр итә.
Ярышларда республика шәһәр һәм районнарыннан иң көчле бадминтончылар катнашачак. Турнир ялгыз, парлы һәм катнаш категорияләрдә бер яшь төркемендә узачак.
Ярыш нәтиҗәләре буенча бадминтончыларның республика рейтингы игълан ителәчәк.
Чемпионатның расписаниесе белән ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында танышырга була.