news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бадминтон буенча Татарстан беренчелегендә 250 дән артык спортчы катнашачак

Ярыш нәтиҗәләре буенча республика җыелма командалары исемлеге яңартылачак һәм Россия беренчелекләрендә катнашу өчен состав билгеләнәчәк.

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). 14-16 нчы февральдә Казанда Бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси-команда беренчелеге узачак. Ярышларда Казан, Яр Чаллы һәм республика районнарыннан 250 дән артык спортчы катнашачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Турнир ике яшь категориясендә узачак: 10 яшьтән 14 яшькә кадәр һәм 15 тән 18 яшькә кадәрге спортчылар өчен.

Ярыш нәтиҗәләре буенча республика җыелма командалары исемлеге яңартылачак һәм Россия беренчелекләрендә катнашу өчен состав билгеләнәчәк.

Команда ярышлары бадминтон үзәгендә 14 нче февральдә 10.00 сәгатьтә башлана. 15 нче февральдә – ялгыз разрядта, 16 нчы февральдә парлы разрядта ярышлар узачак.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 16 нчы февральдә 17.00 сәгатьтә узачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot