news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бадминтон буенча Кама аръягы зона бәйгеләре Актанышта үтте

Призлы урын ияләре Актаныш данын март аенда узачак Казанда финал уеннарында яклаячаклар.

(Актаныш, 13 февраль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Бадминтон буенча Татарстан беренчелегенең Кама аръягы зона бәйгеләре 11 февраль көнне районның “Актаныш” универсаль спорт залында гөрләде.

Алабуга, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре һәм Тукай районнарыннан, үзебезнең спорт мәкәбеннән – барысы 100дән артык спортчыны үзенә җыйган турнирда Актаныш командасы ышанычлы II урынны яулады.

“Командалар арасында рәсми рәвештә урыннар чыгарылмады, ләкин очколар саны буенча без фәкать Түбән Кама командасыннан гына калышабыз”, - дип сөйләде бу хакта район спорт мәктәбенең бадминтон секциясе остазы Алгинат Гәрәев. Шәхси беренчелектә үз яшь төркемнәрендә Размик Микаелян – I, Алинә Харисова, Гадел Насыйров - II, Азамат Вәлиев, Гөльяр Әхмәтдинова, Азамат Рахманов, Илүс Хәкимов, Раил Хөббетдинов III урыннарны яулаганнар.

Призлы урын ияләре, шулай ук, зона бәйгесендә IV-V урыннарга лаек булган спортчылар Актаныш данын март аенда узачак Казанда финал уеннарында яклаячаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot