news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бәдән ни дәшә?» проектында бөерләр сәламәтлеген саклау турында сөйләшкәннәр

«Бәдән ни дәшә?» проектында бөерләр сәламәтлеген саклау турында сөйләшкәннәр
«Татар-информ»га Гөлшат Сафина тәкъдим итте

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә «Бәдән ни дәшә» проекты кысаларында гемодиализ бүлеге җитәкчесе, нефролог Алмаз Фәтыйхов һәм психолог Гөлшат Сафина «Бөерләр сәламәтлеген ничек сакларга?» темасына сөйләшү оештырган.

«Алмаз Әзһәр улы бөерләр организмда нинди функция үтәгәнен, бөерләр авырткан очракта нишләргә, нефрологка кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәклеген, гемодиализның нәрсә икәнлеген аңлатты. Гөлшат Сафина бөер авыртуның психосоматик сәбәпләрен барлады, борчылу, стресс бөерләргә һәм гомумән сәламәтлеккә нинди зыян салуын, туктаусыз дулкынланудан котылу юлларын сөйләде», – ди проект авторлары.

Чарада үз сәламәтлегенә битараф булмаучылар, журналистлар һәм табиблар катнашкан.

  • «Бәдән ни дәшә» проектының максаты – милләтне сәламәтләндерү, үз өлкәсе белгечләреннән җәмәгатьчелеккә файдалы мәгълүмат җиткерү һәм татар интеллигенциясе арасында яңа йөзләр ачу.
news_right_1
news_right_2
news_bot