news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бабурин белән Сурайкин сайлауларда тавыш бирде

Илбашы вазифасына кандидатлар Мәскәүдәге сайлау участокларына барды.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Бүген Россия Президентын сайлауларда кандидатлар да сайлау участокларына килде. “Россия гомумхалык берлеге” партиясе вәкиле Сергей Бабурин Мәскәүнең 2151нче участогында тавыш бирде. Аннан иртәрәк шул ук участокта Владимир Путин тавыш биргән иде, дип хәбәр итә РИА Новости.
 
“Россия коммунистлары” партиясе лидеры Максим Сурайкин шулай ук Мәскәүдә, 137нче сайлау участогында тавыш биргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot