news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бабичның Төркиягә илче итеп билгеләнүе турындагы хәбәрләргә Кремльдә шәрехләмә бирелде

Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов 19 декабрьдә Әнкарәдә фотокүргәзмә ачу тантанасында чыгыш ясаганда һәлак булган иде.

 (Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”). Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкил Михаил Бабичның Төркиягә илче итеп билгеләнү ихтималлыгы турындагы хәбәрләргә шәрехләмәсендә, бу хакта беренче тапкыр ишетәм, дигән. Бу хакта “РИА Новости” агентлыгы хәбәр итә.

Моңа кадәр “Дождь” телеканалы үзенең чыганагына сылтама белән, Төркиядә илче сыйфатында Михаил Бабич карала имеш, дип хәбәр иткән. Җәен аны Украинага шундый ук вазифага тәкъдим иткән булганнар.

Бабичны Төркиягә күчерүләре турындагы мәгълүматка шәрехләмә бирүен үтенгәнгә Песковның: “Беренче тапкыр ишетәм”, - дигән сүзләрен телеканал сайты китерә.

Августта хәбәр ителгәнчә, Россия Киевтан Михаил Бабичны илче итеп билгеләү белән килешүләрен сораган булган. Украина тышкы эшләр министрының евробагланыш мәсьәләләре буенча урынбасары Елена Зеркаль, ил хакимияте бу мәсьәләне карамый һәм әлегә вакытлыча вәкил белән чикләнергә ниятли, дип җавап биргән.

Искәртеп үтик: Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов 19 декабрьдә Әнкарәдә фотокүргәзмә ачу тантанасында чыгыш ясаганда һәлак булды. Полицейский Мевлүт Мерт Алтынташ дипломатның аркасына берничә тапкыр атып үтерде, соңыннан үзе дә полиция операциясе вакытында юк ителде.

Россия Тышкы эшләр министрлыгы илчегә булган һөҗүмне теракт буларак бәяләде. Карловны үтерү җаваплылыгын “Джейш әл-Фәтх” (аңа Россиядә тыелган “Джебхат ән-Нусра” төркеме сугышчылары керә) үз өстенә алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100