Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Бабич» фильмы төрки дөнья фестиваленең «Тарихи манзара» бүлегендә күрсәтеләчәк
Истанбулда 21-25 октябрьдә узачак Төрки дөнья кинофестивалендә Татарстан фильмнары да тәкъдим ителәчәк.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Режиссер Булат Йосыповның «Беренче республика» тарихи кинокартинасы Төркия дөнья халыкара кинофестивале программасына кергән. «Беренче республика» трилогиясенең беренче фильмы — «Бабич» киносы «Тарихи манзара» бүлегендә күрсәтеләчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
2020 елда Төрки дөнья кинофестивале Истанбулда (Төркия) 21-25 октябрьдә узачак.Билге каган һәм Төньюкук борынгы төрки каганат башлыклары. Фестиваль борынгы рун язулы шуларның ташларына 1300 ел тулуга багышланган. Төркиянең күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы һәм журналист Исмәгыйль Гаспралының «Телдә, гамәлләрдә һәм фикердә берләшегез» сүзләре быелгы фестивальнең лозунгы итеп алынган.
Кинофестивальдә төрле бәйгеләр, махсус секция, панно һәм күргәзмәләр аркылы жюрига һәм тамашачыларга төрки телле дәүләтләр һәм илләрнең (Саха Республикасы, Казахстан, Молдова/Гагауз өлкәсе, Башкортстан, Татарстан, Үзбәкстан, Гыйрак һәм Төрекмәнстан) фильмнары күрсәтеләчәк, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз