news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бабич бүләге ияләре мәҗлес кора

Бабич бүләге ияләре мәҗлес кора

(Уфа, 2 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда күренекле татар һәм башкорт шагыйре Шәехзадә Бабичның тууына 110 ел тулуга багышланган мәдәни хәтер һәм искә алу чаралары дәвам итә.

4 февраль көнне Уфада, Башкортстан дәүләт филармониясенең зур залында Шәехзадә Бабичка багышланган чираттагы зур әдәби- музыкаль кичә үтәчәк. Башкортстан Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы белән БР Язучылар берлеге оештырган әлеге тантана Бабичны искә алу чараларының иң күркәме булыр кебек. Анда республиканың танылган әдипләре, сәхнә йолдызлары белән беррәттән Шәехзадә Бабичның туган ягы Дүртөйле һәм аның әтисенең туган төбәге Мишкә районнарыннан да күп кенә вәкилләр катнашачак.

Моңарчы юбилей чаралары шушы ике районда гына түгел, ә башка күп кенә районнарда да зурлап оештырылган иде. Тантаналар һәр җирдә дә үз эченә бихисап мәдәни чараларны алды. Китап укучылар конференцияләре, язучылар белән очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләр оештыру, мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә махсус күргәзмәләр булдыру – болар барысы да соңгы ике-өч ай эчендә эшләнгән эшләр.

Февраль азагында Уфада Шәехзадә Бабичның юбилеена багышланган тагын бер үзенчәлекле чара була. Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт бүләге ияләре очрашуын оештыра. Бабич исемендәге мәртәбәле бүләк республика яшьләренә әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге уңышлары өчен, 1995 елдан бирле ел саен тапшырыла килә. Февраль азагында Бабич бүләге ияләре барысы бергә очрашкач, тантаналы чарада зур концерт күрсәтеләчәк һәм шушы бүләк ияләре хакында яңа гына нәшер ителгән китап бүләк ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100