news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бабай, акчагызны югалтасыз»: суд мошенниклар курьеры булып эшләгән егетне хөкем итә

Казанда курьер аферистлар алдаган пенсионерга миллионнан артык акчасын кайтарачак.

«Бабай, акчагызны югалтасыз»: суд мошенниклар курьеры булып эшләгән егетне хөкем итә
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Җиңел акчага кызыгып, телефон мошенниклары курьеры булып эшләгән 20 яшьлек Казан егете гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләкте. Егет телефон мошенниклары кушканча пенсионер ир-атның миллион сумнан артык акчасын барып алган. Хәзер ул әлеге сумманы зыян күрүчегә үзе түләргә тиеш булачак. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» репортажында.

Казанның Яңа Савин судында 20 яшьлек Казан егете Максим Яковчук эше буенча процесс башланды

Фото: © Дмитрий Шатров / «Татар-информ»

«Бабай! ФСБдан шалтыратабыз! Счетларыгыздагы акчалар Украинага китә»

Казанның Яңа Савин судында 20 яшьлек Казан егете Максим Яковчук эше буенча процесс башланды. Ул бер төркеме затлар белән аеруча зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепләнә. Тикшерү версиясе нигезендә, егет мошенникларның курьеры булып эшләгән.

Процесс гаепләнүченең шәхесен ачыклаудан башланды. Егет каушап калды, чөнки суд утырышында беренче тапкыр катнаша. Судка егет элеккеге сөйгән кызы һәм дусты белән бергә килгән. Дусты иптәш буларак ияреп килгән, ә кыз исә эштә шаһит буларак уза, чөнки ул егет акча алырга барганда гаепләнүче белән очрашкан булган.

Яковчук судка сөйләгәнчә, ул өйләнмәгән, әмма ике әбисен карый. Азык-төлек продуктлары сатып ала, кирәк чакта хастаханәләргә алып бара.

Яңа Савин районы прокуроры ярдәмчесе Эльвина Мәҗитова хәбәр иткәнчә, Максим Яковчук билгесез кеше белән килешкән һәм пенсионерны алдаган. Җиңел акча эшләү ысулын ул танылган мессенджерларның берсендә тапкан.

«Яковчук билгесез кеше белән Казанда яшәүчеләрдән акча урлау турында килешкән. Бу кеше казанлыларны алдаячак, ә Яковчук акчаларны аның счетына күчерәчәк һәм үзенә процент алып калачак, дип сөйләшкәннәр», – диде ул.

2024 елның 2 апрелендә Яковчукның компаньоны Казанда яшәүче өлкән яшьтәге ир-атка өй телефонына шалтыраткан. Ул пенсионерны өйдә 200 мең сумнан артык акча саклау законсыз, дип ышандырган. Банклардагы счетларыгыздагы акчалар хәзерге вакытта Украинага китә, бу бик зур проблемаларга китерәчәк, дип белдергән аферист.

«Акчаларыгыз ФСБ контролендә»

Пенсионерга чиратлап полиция, банк, ФСБ хезмәткәрләре һәм башкалар шалтыраткан. Алар ир-атны «керемен декларацияләргә» күндергән. Моның өчен пенсионер акчаларын курьер аша «ФСБ»га тапшырырга тиеш була. «ФСБ хезмәткәре» акчаларны санаячаклар, махсус «куркынычсыз счетка» салачаклар һәм бер сәгатьтән кире кайтарачаклар, дип ышандыра.

Мошенник пенсионерга 760 мең сум тирәсе акчасын берәр күзгә ташланмый торган тартмага, аннары пакетка салырга һәм скотч белән урарга кушкан. Ир-ат подъезд төбенә төшәргә һәм тартманы таксистның машинасына куярга тиеш була. Тикшерү версиясе нигезендә, таксист тартма эчендә акча булганын белмәгән. Пенсионер такси йөртүчесенә тартмада кыйммәтле кассеталар булуын әйтә, әкрен генә алып барып җиткерергә куша.

Мошенник пенсионерга 760 мең сум тирәсе акчасын берәр күзгә ташланмый торган тартмага, аннары пакетка салырга һәм скотч белән урарга кушкан

Фото: © «Татар-информ»

Судта таксистның күрсәтмәләре укылды. Ул дустының аккаунты аша эшләвен әйткән, чөнки Татарстанда мигрантларга таксида эшләү тыелган. Ир-ат заказны үтәр өчен пенсионер янына килгән, өлкән яшьтәге ир кеше машинага «кассеталар салынган тартма» куйган, шуннан соң таксист заказны алучыга илтергә киткән. Адоратский урамында аны 50 яшьлек ир-ат каршылаган һәм тартманы алган. Таксист аның йөзен караңгыда күрә алмавын әйтә. Тартмада акча булганын ул тикшерүчедән белгән.

Тикшерү раслаганча, заказны кабул иткән ир-ат акча салынган тартманы Максим Яковчукка тапшырган. Яковчук үзенә 10 мең сум тирәсе процент алып калган һәм калган сумманы билгесез затның счетына күчергән.

«Акчаларыгыз блокировкаланган. Блокировканы бетерү өчен, тагын акча җибәрегез»

Алга таба пенсионерга тагын мошенниклар шалтыраткан һәм үзен ФСБ хезмәткәре Денис Нестеров һәм полиция хезмәткәре Пахомов дип таныштырган. Алар башта купюралар санала, дип хәбәр иткән. Берничә сәгатьтән яңадан элемтәгә кергән һәм купюраларның бер өлешен яктыртып карап булмый, дип белдергән. Шуңа күрә декларацияләү процедурасы сузыла һәм акчаларны кире кайтару да тоткарлана, дигән.

«Билгесез зат пенсионерга акчалар хәзерге вакытта Финанс мониторингы буенча федераль хезмәте (Росфинмониторинг) счетында, дип хәбәр итә. Аларны яңадан урламакчы булалар, дип ышандыра. Үз-үзен саклау өчен пенсионерга тагын 354 мең сум акча җибәрергә куша», - дип хәбәр итте Эльвина Мәҗитова.

Өлкән яшьтәге ир-ат счетларындагы блокировканы бетерү өчен банкка барган. 354 мең сум алган. Аннан соң «Росфинмониторинг»ка шалтыраткан, анда аңа ашыгыч рәвештә өенә кайтырга кушканнар.

«Хатын-кыз акчаларны инкассаторга тапшырырга кирәк булачак, диде. Ул минем янга киләчәк һәм «роза» дигән кодлы сүз атаячак, дип аңлатты. Өемнең адресын әйтүемне сорады. Акчаларны соңрак Зур Кызыл урамында урнашкан ФСБ бинасында кайтарачаклар, диде», - дип сөйләгән бабай тикшерүчеләргә.

Бу сөйләшүдән соң мошенник мессенджер аша Максим Яковчукка язган һәм аңа пенсионерның адресын атаган. Яковчук акча салынган пакетны барып алырга тиеш була. Ул пенсионерның өенә килә, өлкән яшьтәге ир кеше аңа «дарулар тартмасын» тапшыра, тартма эчендә пенсионерның акчалары була. Яковчук шул ук схема буенча акчаларны билгесез кешегә күчерә, ә үзенә 10 мең сум алып кала.

Акчаларның соңгы өлешен тапшырганнан соң берничә көн узгач, пенсионер Россия Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) ТР буенча идарәсенә мөрәҗәгать итә. Анда ир кешегә мошенниклар тозагына эләгүе турында хәбәр итәләр. Пенсионер атаган фамилияле хезмәткәр эшләмәвен әйтәләр.

Максим Яковчук гаебен танымады. Бу «эшне» аңа мессенджерларның берсендә тәкъдим итүләрен аңлатты.

Суд Яковчукны гаепле дип таныды һәм аңа өч елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Ләкин нәтиҗәдә җәзаны мәҗбүри эшкә алыштырдылар. Яковчукның хезмәт хакыннан 10 процент тотып калып барачаклар. Суд шулай ук пенсионерның Яковчукка карата гражданлык дәгъвасын канәгатьләндерде – хәзер курьер бабайга 1 миллион 115 мең сум түләргә тиеш булачак.

Дмитрий Шатров, tatar-inform.ru

news_right_1
news_right_2
news_bot