Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүздәк бәлешен авыз итү өчен, Башкортстанга туристлар агылырга тиеш - И.Гыйльметдинов
Без бәлешнең данын дөнья күләменә чыгарырга тиешбез, ди Федераль татар милли-мәдәни мохтариятенең Шура рәисе.
(Уфа, 21 май, “Татар-информ”, Илдус Фазлетдинов). Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте, Бүздәк районы хакимияте, Башкортстан халыклары ассамблеясе һәм республиканың “Халыклар дуслыгы йорты” тарафыннан оештырылган беренче "Бәлешфест" милли кухня фестиваленә 2000нән артык кунак җыелды. Фестивальнең төп максаты – Башкортстанда яшәүче халыкларның милли аш-су үзенчәлекләрен саклау, өйрәнү һәм тергезү һәм шуның ярдәмендә мәдәниятара бәйләнешләрне ныгыту.
- Районда “Бүздәк бәлеше” бәйрәме инде өч ел дәвамында үткәрелеп килә иде. Быел ул яңа исем һәм яңа статус алды – республика күләмендәге бәйрәмгә әверелде. Фестиваль федераль грантка да лаек булды – Президент грантлары фонды аны үткәрүгә 471,8 мең сум күләмендә акча бүлеп бирде.
Бүздәк авылының үзәк мәйданында татар, башкорт, рус, чуваш, удмурт, мари, мордва халыкларының милли аш-суларын авыз итәргә мөмкин иде. Шунда ук әлеге милләтләрнең көнкүреш үзенчәлекләрен чагылдырган күпсанлы күргәзмәләр эшләде. Ә иң түрдә, балкып, фестивальнең төп сәбәпчесе – бәлеш утыра иде.
- Фестивальдә катнашу өчен төрле оешмалардан һәм шәхси эшкуарлардан 50дән артык гариза кабул ителгән булган. Анда Башкортстанның дистәдән артык районы вәкилләре, Оренбург өлкәсе делегациясе, республиканың казах, төрекмән, әрмән милли-мәдәни берләшмәләре әгъзалары килгән.
Фестиваль кысаларында зур бәлеш пешерелде. “Әлегә бу - олы эшнең башы гына, – дип билгеләде үзенең чыгышында Россия Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе, Федераль татар милли-мәдәни мохтариятенең Шура рәисе Илдар Гыйльметдинов. – Без бәлешнең данын дөнья күләменә чыгарырга тиешбез. Аны авыз итү өчен илнең барлык почмакларыннан туристлар агылырга тиеш. Ә киләчәктә, дөньяда иң зур бәлеш пешереп, Гиннеслар китабына керүгә дәгъва итәчәкбез!”
Фестиваль кысаларында милли аш төрләре, табын әзерләү буенча төрле мастер-класслар эшләде, квест-уеннар үтте. Чарага килгән кунаклар Бүздәктәге Республика татар тарихи-мәдәни үзәгенә экскурсиягә бардылар, аның каршына агачлар утырттылар.
“Бәлешфест” чыгышлар, 15 телдә яңгыраган зур концерт белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз