news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бәйсез дәүләтләр берлегеннән күзәтүче: Татарстанда сайлаулар оешкан төстә уза

Халыкара күзәтүчеләр республиканың сайлау участокларында хокук бозу очраклары булмавын белдерә.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Егор Никитин). Бүген Татарстанда Президент сайлаулары оешкан төстә уза. Тавыш бирү участокларындагы техник яңалыклар хокук бозуларны булдырмау мөмкинлеге бирә. Бу хакта журналистларга Бәйсез дәүләтләр берлеге (БДБ) күзәтүчеләр миссиясе әгъзасы белдерде.

БДБ күзәтүчеләренең тавыш бирү башланганнан бирле дистәгә якын участокта булуларын билгеләп үтте ул.

“Бу сайлауларда кулланыла торган яңалыклар хокук бозуларны булдырмау мөмкинлеге бирә. Без участокларда башка күзәтүчеләр белән аралаштык, алар барысы да хокук бозу очраклары булмавын белдерә. Без дә андый очракларны теркәмәдек. Сайлаулар оештырылган төстә уза”, – диде Виктор Лискович.

“Кешеләрдә тавышлары игътибарсыз калмаячагына ышаныч булсын өчен бик күп яңалыклар кертелгән – бюллетеньнарны маркировкалау, үтә күренмәле урналар, электрон комплекслар, видео- һәм аудиокүзәтүләр. Болар барысы да Россия Президенты сайлаулары намуслы узачагына ышандыра”, – диде БДБ күзәтүчеләр миссиясе вәкиле.

news_right_1
news_right_2
news_bot