news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре уеннарында 2,5 мең спортчы көч сынашачак

Ярышлар 20-27 августта узачак.

Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре уеннарында 2,5 мең спортчы көч сынашачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 20-27 август көннәрендә Казанда Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре уеннары узачак. 21 спорт төре буенча 11 илдән 2500 спортчы көч сынашачак. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

"Спорт һәм социаль проектлар" дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров әйтүенчә, ярышлар армрестлинг, бадминтон, баскетбол, бокс, билбаулы көрәш, су тубы, пляж волейболы һәм башкалар буенча 15 спорт объектында узачак.

Уеннарны ачу һәм ябу тантаналары 20 һәм 27 августта "Баскет-холл"да узачак.

Ярышларның эшлекле программасы кысаларында, бүгенге спортта допинг проблемалары, спорт корылмаларян нәтиҗәле файдалану, споитчылар әзерлегенд заманча технологияләр, спорт медицинасының актуаль сораулары кебек темаларга сөйләшүләр үткәреләчәк. 22-23 августта панель дискуссияләре булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot