news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәйрутта фаҗига сәбәпле, Патриарх һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы кайгы уртаклашты

Соңгы мәгълүматлар буенча, йөзләп кеше һәлак булган, 4 меңгә якын кеше зыян күргән.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Ливанның Бәйрут шәһәрендәге шартлау вакытында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр бар. Шул сәбәпле, Россиядә иң зур дини оешма җитәкчеләре кайгы уртаклашты. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Сишәмбе көнне Бәйрут портында булган шартлаулар турындагы хәбәрне авыр кабул иттем. Кешеләр һәлак булды, яраланды, ә шәһәр биналарына һәм инфраструктурасына зур зыян килде. Тирән кайгыгызны уртаклашам», — дигән Патриарх Кирилл Ливан Республикасы Президентына юлламасында. Рус православие чиркәве башлыгы шулай ук һәлак булганнар, зыян күрүчеләрнең савыгуы һәм Ливанның иминлеге өчен дога кылуын хәбәр итте.

Бейруттагы фаҗига белән бәйле рәвештә, Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы шәех Равил Гайнетдин дә кайгы уртаклашу белдерде.

«Бәйрут шәһәре портында шартлауда күп кешенең үлеме, имгәнүе, зур җимерелүләр сәбәпле, чын күңелемнән кайгыгызны уртаклашам», — диде Равил Гайнетдин. Аның сүзләренчә, Россия мөселманнары чын күңелдән Ливан халкының кайгысын уртаклаша, бу фаҗигадә туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләр белән бергә кайгыра.

2020 елның 4 августында Бәйрутның диңгез порты янында шартлау булды. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләре буенча, шартлау дулкыны Ливан башкаласының берничә торак кварталын җимергән, диңгез порты янындагы күп кенә биналарның фасадына зыян китергән. Соңгы мәгълүматлар буенча, йөзләп кеше үлгән, 4 меңгә якын кеше зыян күргән, тагын 300 меңгә якын кеше йортсыз калган.

Ливан хакимияте шартлауларның сәбәбе 2,7 мең тонна аммиак селитрасы булганын әйтте. Ул таможня хезмәтләре тарафыннан алынган һәм складта 6 елга якын сакланган. Шартлау 3-5 миллиард АКШ доллары күләмендә зыян китергән, дип бәяләде Бәйрут губернаторы Марван Аббуд.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100