news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәйрәмнәрдә Татарстан кунакханәләре 96 процентка тулы булган

Иң зур күрсәткечләр 3-5 гыйнвар көннәрендә теркәлгән.

Бәйрәмнәрдә Татарстан кунакханәләре 96 процентка тулы булган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанның туристлык үзәкләре кунакханәләре пик көннәрдә тулылануы 96 процентка җиткән. Бу хакта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң зур күрсәткечләр 3-5 гыйнварда теркәлгән. Кунакханәләрнең йөкләнеше уртача 78,4 процентны тәшкил иткән.

Бәйрәм көннәрендә республикада барлыгы 150 мең кунак булды. Туристлар арасында иң популяр урыннар Казан Кремле һәм Зөя утрау-шәһәрчеге булды.

Арча районының Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе кунакларда аеруча популяр булган - хисап чорында биредә 7 мең кеше булган. Быел татар Кыш Бабае янына кунакка Россия туристларыннан тыш, Италия, Германия һәм АКШ кунаклары да килгән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100