news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәйрәмнәрдә Казанның кайсы урамнары ябык булачагы билгеле

"Автомобиль йөртүчеләрдән маршрутларны алдан сайлау сорала", - диде Азат Абзалов.

Бәйрәмнәрдә Казанның кайсы урамнары ябык булачагы билгеле
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан Казанда кайбер юлларда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Юлларның исемлеген бүген Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов ТР Министрлар кабинетында узган брифингта атап узды.

6 майда сәгать 8:00 - 23:00, 7 майда сәгать 17:00 - 22:00 һәм 8 майның иртәнге сәгатьләреннән алып 9 майның киченә кадәр Меңъеллык мәйданында һәм аның тирә-юньдәге урамнарда транспорт хәрәкәте туктатылачак.

Шулай ук, 9 майда "Үлемсез полк" акциясе узу сәбәпле, көндез Карл Маркс, Зур Кызыл, Горький, Толстой, Муштари, Гоголь, Жуковский, Лобачевский һәм Кремль урамнары ябык булачак.

8 һәм 9 майда Бондаренко урамында (Ямашев проспектыннан алып Маршал Чуйков урамына кадәр) машиналар өчен йөрү туктатылачак.

Сибгат Хәким урамында (Декабристлар урамыннан алып Абдулла Бичурин урамына хәтле) 9 майның кичке сәгатьләрендә транспорт хәрәкәте читләнәчәк.

"Бәйрәм көннәрендә автомобиль йөртүчеләрдән маршрутларны алдан сайлап кую сорала", - диде Азат Абзалов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100