news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәйрәмнәрдә алкоголь белән агуланучылар саны биш тапкыр арта

Гадәттә хастаханәләргә 2-3 кеше эләксә, бәйрәмнәрдә андыйлар саны 25-30 кешегә җитә, - ди белгечләр.

Бәйрәмнәрдә алкоголь белән агуланучылар саны биш тапкыр арта
Султан Исхаков
(Казан, 18 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова-Хәсәнова). Бәйрәм көннәрендә алкоголь продукциясе белән агуланучылар арта. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина хәбәр итте. 
 
Аның сүзләренчә, гадәти көннәрдә агуланып, хастаханәгә эләгүчеләр 2-3 булса, бәйрәм көннәрендә мондыйлар саны 25-30 га җитә.
 
Белгеч әйтүенчә, сыйфатсыз алкоголь яисә кирәгеннән артык алкоголь кулланудан хастаханәгә эләгүчеләр арасында хатын-кызлар күбрәк. "Шулай ук спиртлы эчемлекләрне беренче тапкыр гына кулланучылар да бар", - диде Алия Насыйбуллина. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100