news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бәйрәмнәр чорында Мәскәү-Казан юнәлеше поезд пассажирлары арасында зур сорау тапкан

Бу чорда ерак араларга йөрүче поездларда барлыгы 7 млн. га якын пассажирга хезмәт күрсәтелгән

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). 24 декабрьдән 10 гыйнварга кадәрге чорда ерак араларга баручы поездлардан барлыгы 6,9 млн. кеше файдаланган. Яңа ел бәйрәмнәре һәм укучыларның кышкы каникуллары чорында Россия тимер юлларында пассажирлар уңайлыгы өчен 415 өстәмә поезд хезмәт күрсәткән. Алар Россия шәһәрләренә, Белоруссиягә, Балтыйк буе илләре, Украина, Молдова, Финляндия һәм Польша юнәлешләренә шушы вакыт эчендә 1155 рейс ясаган.

Бу чорда иң күп пассажирлар агымы 30 декабрьгә туры килгән. Ул көнне 542 мең кеше юлга чыккан. Бу, 2008 елның шул чорына караганда, 1,1 процентка артыграк. Бәйрәмнәр чорында Мәскәү-Казан, Мәскәү-Владикавказ, Мәскәү-Түбән Новгород, Санкт-Петербург-Киров, Санкт-Петербург-Воронеж, Волгоград-Ростов, Волгоград-Минеральные Воды юнәлешләре поезд пассажирлары арасында иң зур сорау тапкан. Бу хакта “Россия тимер юллары”ның рәсми сайты хәбәр итә.


news_right_1
news_right_2
news_bot