news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бәйрәм ялларында Казанда машина кую урыннары түләүсез була

Татарстан башкаласында февраль аеннан башлап, 2153 урынлык 74 муниципаль машина кую мәйданы эшли.

(Казан, 6 март, “Татар-информ”). Казанда 8 марттан 11 мартка кадәр муниципаль машина кую урыннары түләүсез булачак. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәрдә февраль аеннан 2153 урынлык 74 муниципаль машина кую мәйданы эшли. Биредә машинаны куеп тору бәясе 30 дан 70 сумга кадәр. Түләүне мобиль кушымта, урамнардагы паркомат, sms-хәбәр яисә “Казан паркингы” порталы аша башкарырга була.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot