Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бәйрәм тантанасы Санкт-Петербургта җирле телевидение аша да күрсәтелде
Бәйрәм тантанасы Санкт-Петербургта җирле телевидение аша да күрсәтелде
(Санкт-Петербург, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Галия Теләшова). Кичә Россиянең төньяк башкаласы мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Бу көнне халык иртәдән үк мәчеткә агылды. Җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, бәйрәм вәгазен мөфти Ж.Пончаев укыды. Соңыннан ул Россия Президенты Владимир Путинның, Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенконың, Дәүләт Думасы депутатларының һәм күп кенә төбәк җитәкчеләренең, шулай ук күп кенә җәмәгать оешмаларының биредә яшәүче мөселманнар исеменә юлланган котлау телеграммаларын да укып ирештерде.
Бу көнне бәйрәм тантанасы җирле телевидение аша да трансляцияләнде. Моннан тыш үзәк телевидение каналлары аша петербурглылар Мәскәүдә һәм Уфада узган бәйрәм тантаналарын да карый алды. Әлеге репортажларда Исламның асылы һәм аның тынычлык дине булуы хакында, ә күп гасырлык Корбан бәйрәме исә шуның ачык мисалы булуын раславы турында сөйләнде.
Бу көнне петербурглылар өчен зур бәйрәм булды. Бик күпләр корбан чалдырды, бәйрәм мәҗлесләре үткәрде. Фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга сәдакалар, корбан итләре өләшенде. Бәйрәм әле дәвам иткәнлектән, бу ял көннәрендә мөселман дини оешмалары һәм биредәге Татар милли-мәдәни мохтәрияте тарафыннан да корбан ашлары уздыру көтелә. Анда берничә йөз кеше, шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм камалыш чорында Ленинградта яшәүчеләр дә чакырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз