news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бәйрәм көннәрендә ЮХИДИ теркәү бүлеге 1 гыйнварда гына ял итәчәк

Республика автоинспекциясе бүлекчәләренә кабул итүгә Интернет аша дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бәйрәм көннәрендә Татарстан ЮХИДИ идарәсенең теркәү һәм имтихан бүлекләре 1 гыйнварда гына ял итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га республика дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Яңа ел бәйрәмнәрендә 2 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр республика ЮХИДИ бүлекчәләре гадәти график буенча эшләячәк.

Кабул итүгә алдан Дәүләт хезмәтләре порталында Интернет аша язылырга була. Шунда ук алдан гариза бланкларын тутырырга һәм кабул итүнең уңайлы вакытына язылырга, шулай ук дәүләт пошлинасын түләгәндә 30 процент ташлама алырга мөмкин.


news_right_1
news_right_2
news_bot