news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бәйрәм көннәрендә Татарстанда янә бер мәчет ачыла

Бәйрәм көннәрендә Татарстанда янә бер мәчет ачыла

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Иртәгә Татарстанның Яшел Үзән районы Бузай авылында мәчет ачыла. Әлеге тантанада Татарстан җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый катнашачак.

Биредә ачылачак мәчет, ата-бабалары шушы авылдан булган, Мәскәү егете, шәхси эшмәкәр Рөстәм Мәһдиев ярдәме белән салынган. Матур итеп кызыл кирпечтән төзелгән иман йорты үзенә 60-70 кешене сыйдыра алачак.

Республикабызда мәчетләрнең саны арту - зур куаныч. Мондый төр шатлыклы тантаналар Татарстанның һәр төбәгендә кабатлансын һәм анда азан тавышлары һич тынып тормасын иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot