news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәйрәм көннәрендә Татарстанда 20 партиядән артык алкоголь продукциясенең сыйфатсыз булуы ачыкланган

10 мең 583 литр күләмдәге 14 партия Россиядә җитештерелгән һәм 623 литр күләмдә 8 партия читтән кертелгән

 (Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда 2014 елның 27 декабрьдән 2015 елның 12 гыйнварына Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белән алкоголь продукциясеннән 313 үрнәк алган (123 үзебездә һәм 190 чит илдә җитештерелгән). Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерүләр нәтиҗәсендә гомум күләме 11 мең 206 литр булган алкоголь продукциясенең 22 партиясе сыйфатсыз дип табылган. Аның 10 мең 583 литр күләмдәге 14 партиясе Россиядә җитештерелгән һәм 623 литр күләмдә 8 партия читтән кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100