news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бәйрәм көннәрендә кеше бәрдерү белән бәйле юл һәлакәтләре ТРның Спас, Буа, Кайбыч, Саба, Чистай районнарында булган

Республикада майның 11 көнендә юл һәлакәтләрендә 21 кеше үлгән, 156 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән

 (Казан, 12 май, “Татар-информ”). Майның 11 көнендә Татарстанда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза китергән 123 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 21 кешенең гомере өзелгән, тагын 156 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Бу һәлакәтләрнең 25е Казанда килеп чыккан, нәтиҗәдә, 2 кеше үлгән, 33 кеше тән казасына дучар ителгән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе статистикасы шул хакта сөйли.

Кеше үлеме белән бәйле һәлакәтләрнең берсе 9 май көнне 21.25тә Болгар – Ржавец юлының 3нче чакрымында килеп чыга. 1983 елгы йөртүче ир-ат идарәсендәге “Дэу Нексия” автомобиле хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм каршысына килгән 1952 елгы велосипедчы ир-атны бәрдерә. Соңгысы хастананәгә озатыла, әмма җәрәхәтләрдән шунда җан бирә.

Шул ук көнне 23.11дә Буаның Ефремов һәм К.Маркс урамнары чатында “ВАЗ-2110” автомобиле рулендагы 1990 елгы егет тә хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм әнисе белән бергә тиешсез урында юл аша чыгып барган 2008 елгы ир баланы бәрдерә. Малай хастанәгә озатыла.

10 майда кичке 5нче яртыда Кайбыч районы Хозесан авылында “Шевроле” белән идарә иткән 1975 елгы ир хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юл кырыена чыгып, 2011 елгы җәяүле ир баланы бәрдерә. Һәлакәт урыныннан качып киткән йөртүче соңрак яшәү урыны буенча тоткарлана. Һәлакәттән соң аның алкоголь эчемлекләр эчкәнлеге ачыклана.

Фаҗигаләрнең тагын берсе шул ук көнне 20.50дә Алексеевск районы Сахаровка – Олы Тигәнәле юлының 1нче чакрымында килеп чыга. 1977 елгы ир-ат идарәсендәге “ВАЗ-2106” хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм каршы як юлга чыгып, юлдан түбән төшеп каплана. Йөртүче җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук җан бирә.

10 майда 21.00дә Саба районы Шәмәрдән бистәсе әйләнгеч юлының 1нче чакрымында “ВАЗ-2114” рулендагы 1995 елгы егет хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юлда яткан 1980 елгы ирне таптата. Җәяүле шундук үлә.

Кеше бәрдереп үтерүнең тагын бер очрагы шук көнне 21.30да Чистай – Казан юлының 4нче чакрымында була. “БМВ” автомобиленең 1974 елгы ир-ат йөртүчесе хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм рөхсәт ителмәгән урында машиналар йөри торган юлга чыккан 1968 елгы ирне бәрдерә. Җәяүле һәлакәт урынында ук җан бирә. Кичә кичке 7дә Чистай – Түбән Кама юлының 69нчы чакрымында “ВАЗ-2114” автомобиле белән идарә иткән 1976 елгы хатын-кыз хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек һәм ян як интервалын сайламый һәм каршыга килгән “Лада Гранта” автомобиленә кагылып китеп, бәрелешә һәм юлдан түбән төшеп каплана. “Ундүртле” йөртүчесе, шулай ук әлеге автомобильдә булган 1987 елгы пассажир кыз һәм 2012 елгы пассажир ир бала хастаханәгә озатыла. Баланы махсус креслосыз утыртып алып барганнар. Өстәвенә, йөртүче хатын-кызның автомобиль белән исерек килеш идарә иткәнлеге ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot