Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бәйрәм көннәрендә Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк
Биредә дөньяви һәм дини бәйрәмнәр исәпкә алына
(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ"). Бәйрәм көннәрендә Казан муниципаль парковкалары челтәре түләүсез хезмәт күрсәтәчәк. Шәһәр Башкарма комитетының 2015 елның 31 декабрендәге 4709 нчы номерлы карары агымдагы елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде, диелә kzn.ru мэрия сайты хәбәрендә.
Документ нигезендә, Яңа ел каникулында андый мөмкинлек булган, алга таба бәйрәм һәм ял көннәрендә транспорт чараларын муниципаль парковкаларга куеп калдырган өчен түбәндәге көннәрдә акча алынмаячак:
21 февраль – 23 февраль,
6 март – 8 март,
1 май – 3 май,
9 май,
12 июнь – 13 июнь,
30 август,
4 ноябрь – 7 ноябрь,
Ураза һәм Корбан гаетләре көннәре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз