news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен түләнмәгән очракта көрәш ысулы турында сөйләделәр

Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов ял көннәрендәге эш икеләтә түләнергә тиеш, дип искәртте.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен икеләтә хезмәт хакы түләнмәгән очракта нинди ысуллар белән көрәшергә мөмкин булуы турында Дәүләт Думасында сөйләделәр. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов эш бирүче ял яки бәйрәм көнендә эшләткән өчен компенсация түләмәгән очракта нәрсә эшләргә кирәклеген искәртте.

Парламентарий ял көннәрендәге эш икеләтә түләнергә тиеш, диде. "Моның өчен хезмәт инспекциясе, прокуратура, суд бар", — ди Нилов.

Ул аңлатканча, беренче чиратта, хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк — анда шикаять каралачак. Эш бирүчегә җитди штраф яный. "Хәзер шактый катгый чаралар күрелә", — дип билгеләп үтте депутат.

Нилов ассызыклаганча, эш бирүче һәм хезмәткәр хезмәт килешүе төзергә тиеш. Әгәр аның шартлары нормага салынмаган графикны һәм ял көннәрендә эшләүне күздә тотмаса, бу артык эш булып санала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100