news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бәйрәм көннәрендә бушлай дару сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп булмаган

Бәйрәм көннәрендә бушлай дару сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп булмаган

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Ксенофонтова). Бүгенге көндә Татарстанның федераль дәрәҗәдәге ташламалардан файдаланучыларын бушлай дарулар белән тәэмин итү өчен республикага җибәрелгән дарулар күләме 30 миллион сумлык исәпләнә. Бу - 2005 елның 1 гыйнварына республикада формалашырга тиешле ай ярымлык дарулар запасының 25 проценты.

Бәйрәм көннәрендә «Таттехмедфарм»ның махсуслаштырылган даруханәләренә ташламалардан файдаланучылар күпләп бушлай дару сорап мөрәҗәгать итмәгән. Әмма бу атна ахырына ук биредә ташламалы рецептлар белән килүчеләр саны шактый булыр дип фаразлана. «Таттехмедфарм» ГУП генраль директоры Яков Маргулис белдергәнчә, предприятие медицина күрсәткечләре буенча ашыгыч дару ярдәменә мохтаҗ булган кешеләрне дарулар белән тәэмин итәргә әзер. Бик үк ашыгыч булмаган очракта да кирәкле даруны көтү ун көннән артмаска тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot